«Безгә – еллар берни түгел» әдәби — музыкаль кичә

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли. Бу чаралар, соклангыч түземлелек һәм яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган өлкәннәребезгә бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора. 4 октябрь көнне  Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында,  өлкәннәр көненә багышланган «Безгә – еллар берни түгел»,  дип исемләнгән бәйрәм үтте. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән  өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котладылар,  бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен  укыдылар. Кунаклар   яшьлек җырларын җырлап, уеннарда катнашып бер мизгелгә генә, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий