«Без Тукайлы халык»

19 апрель көнне, Таҗетдин Ялчыгол скверында, татар халкының, күренекле шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайга 131 ел тулу уңаеннан, “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән, шигърият бәйрәме үзды.
Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Бәйрәм шагыйрьнең әсәрләрен уку, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкару белән үрелеп барды.
Китапханә хезмәткәрләре, тамашачыларны, Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар.
Татар бүлегенең иң актив укучылары Каримова Д.М., Садыкова Х. К., җирле шагыйрьләребез Кашапов М.Ф., Шафиева Ә. К., “Адымнар” татар иҗтимагый үзәге әгъзасы, Агзамова Ф. Х. үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып үттеләр.
Соңыннан татар әдәбиятының гимны булган “Туган тел” җыры күмәкләп башкарылды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий