«Без Тукайлы халык» әдәби сәгать

26 апрель көнне  С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарада «Р. Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»нең 4 А  сыйныф укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай  мәгълумат алдылар. Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга  җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы  шәкерт» шигырьләрен рольләргә бүлеп укыдылар.Чарага Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган бай күргәзмә әзерләнде.  Шулай ук язучының «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Чара ахырында балалар  бик теләп  татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий