«Бер очрашу – бер гомер» Аяз Гыйләҗев истәлегенә багышланган очрашу

20 август көнне Урта Баграж авылында Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Гыйләҗев истәлегенә багышланган очрашу булды. Тантанада язучының хатыны Нәкыя ханым, уллары Искәндәр, Мансур, Рашат Гыйләҗевлар, оныклары, туганнары, якташлары, язучының иҗатын яратучылар катнашты. Кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти — әнисе яшәгән йортка  тукталдылар,  алар истәлегенә ташлар куелган чишмәгә төшеп, шифалы судан  авыз иттеләр. Аннары авыл мәдәният йортында «Бер очрашу – бер гомер» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Чара барышында алып баручылар язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аның әсәрләреннән өзекләр, шәхси хатлары укылды. Язучының хатыны һәм балалары күп санлы истәлекләр белән уртаклаштылар. Очрашу Тәслимә һәм Фәннур Миннекаевлар, Николай Григорьев башкаруындагы җырлар җырлар белән үрелеп барды.  Чарага «Аяз Гыйләҗев — халык язучысы» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий