«Батырларыбыз белән горурланабыз»

4 майда Үзәк китапханәдә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Батырларыбыз белән горурланабыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарага «Сөмбелә» клубы әгъзалары, һәм татар гимназиясе укучылары чакырылды.
Кичәдә сугыш чорында татар язучылары эшчәнлеге, Ленинград чолганышы, Бөек Җиңүне якынайтуда халкыбызның батырлыгы темалары яктыртылды.
“Адымнар” татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Фәннур Мникаев, Фәния Әгзамова, Тәслимә Гәрәева, Радик Әхмәтшин, якташыбыз Р. Батулланың “Мизгел” дип аталган әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Асия Гыйззәтуллина, Ленинград блокадасы чолганышында булган, әнисе турындагы хәтирәләр белән уртаклашты.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий