«Балаларга бүләк»

24 июнь көнне Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, Татар гимназиясенең “Кояшкай” лагере белән берлектә, балалар язучысы Әнәс Кариның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Балаларга бүләк” дип аталган әдәби сәгать үтте.
Әнәс Кари, шигырьләре аша кечкенә укучыларны табигать һәм хайваннар дөньясы белән таныштыра, аның шигырьләре туган якны, табигатьне, хайваннарны яратуга өнди. Язучының шигырьләре яшь буында күзәтүчәнлек, игътибарлылык белән беррәттән, туганлык, кайгыртучанлык, тырышлык кебек матур сыйфатлар да тәрбиялиләр.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны, язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның китапларыннан шигырьләр укыдылар.
Укучылар “Булсаң зирәк, әйт тизрәк” дип аталган викторинада актив катнаштылар.
Азактан татарча мультфильмнар күрсәтелде.

DSCN0022

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий