«Балалар китабы — сихри бер дөнья»

2 апрель — Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.

Бүген  Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 5 сыйныф укучылары белән «Балалар китабы — сихри бер дөнья» исемле танып- белү сәгате уздырылды.Укучылар китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге хезмәткәре  Л.Әхмәтҗанова китапларга күзәтү ясады.

Балалар узләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр,мәкальләр-табышмаклар әйтештеләр.Китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында белделәр.Яңа китаплар белән таныштылар.Шулай ук укучылар өчен “Китаплы балачак илендә”китап күргәзмәсе дә оештырылды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий