«Балачак бәйрәме» бәйрәм чарасы

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне. Балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт. Шул уңайдан С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре,  мәктәп яны лагеры балалары катнашында «Балачак бәйрәме» дип исемләнгән  чара үткәрде. Китапханә мәйданчыгында күңелле музыка яңгырады, балаларны таныш әкият геройлары  каршы алды. Җәй, Карлсон һәм Ириска белән бергә балалар «Ромашка» паровозында сәяхәт иттеләр, күңелле дискотекада булдылар, җырлар җырладылар, уеннарда, гадәти булмаган эстафеталарда катнаштылар. Шулай ук чарага «Балачакның яраткан китаплары» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, анда  маҗаралар, хикәяләр, әкиятләр һәм шигырь китаплары тәкъдим ителде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий