«Бакчачы мактанычы» бакчачы сәгате

Яз башлану белән бакчачылар бакча мәшәкатьләренә чума. Бакча эшенең, мул уңыш алуның үз нечкәлекләре бар. Бу хакта тәҗрибә бүлешер фикердәшләр очрашса,  сөйләшеп сүзләр бетми.
7 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге каршында эшләп килүче “Сөмбелә” клубына йөрүчеләр дә бакчачы мәшәкатьләре турында фикер алыштылар. Алар былтыр бакча сезонының ничек үтүе, помидор,кыяр,  борыч уңышлары һәм быелгы яңа сортлар турында сөйләштеләр. Һәр бакчачының үзе генә белгән, сынаган алымнары була, алар белән дә бик теләп уртаклаштылар. Һәвәскәр бакчачылар яшелчәләрне утырту, тәрбияләү, туендыру технологияләре белән уртаклашты. Күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрне үстерү, тәрбияләү буенча киңәшләр тыңланды.

Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Бакчачыга киңәшләр” китап күргәзмәсе кунакларда зур кызыксыну уятты.

?

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий