“Бөтендөнья кычкырып укулар көне”

Ел саен март аеның тәүге чәршәмбесе “Бөтендөнья кычкырып укулар көне” буларак билгеләп үтелә. 5 март көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә “Иң яхшыларын укырга вакыт: А. Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясенә кушылды. Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары белән Л.Ихсанованың  «Тау чәчәчәге”, “Тал бөгелә”, “Саралан малайлары”, Ш.Галиевның  “Җилләр китап укыйлар”, “Сыерчык бураннары”,”Әбиләрдә кунакта”, Р.Миңнуллинның  “Урманда”, “Әни эштән кайтканчы”, “Энекәш кирәк миңа” шигырьләре сайланган иде.Укучылар әлеге әсәрләрдән өзекләрне бик яратып укыдылар һәм хисләре белән уртаклаштылар.

Шулай ук чарада “Балачакка сәяхәт” китап күргәзмәсе оештырылды.

Добавить комментарий