“Тормыш яме — хатын-кыз!”

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында,  8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Тормыш яме —  хатын-кыз!” дип аталган  кичә-конкурс үткәрде.

Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән кунакларны, татар бүлегенең актив укучыларын  шушы матур бәйрәм белән котладылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен  укыдылар.

Кичә, “Кирәкләр” һәм  “Сирәкләр” командалары арасында конкурс рәвешендә дәвам итте. Командалар үзләрен төрле конкурсларда сынадылар: “Тормыштан шаян бер мәзәк”, ”Иң оста җырчы команда”, “Пантомимо күрсәтү” , “Тиз арада төймә тезү”.

Ике команда да сынатмады, кичә чәй табыны артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий