“Аяз Гыйләҗев- заман таләп иткән язучы” әдәби кичә

Күренекле әдип,Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай һәм Г. Исхакый исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Аяз Гыйләҗевнең иҗаты әдәбиятыбызның кыйммәтле бер өлеше.  18 нче гыйнвар көнне С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә якташыбыз,  язучы Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулуга багышланган “Аяз Гыйләҗев- заман таләп иткән язучы” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чарага “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” нең 11 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәчеләр укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Әдипнең әсәрләреннән   өзекләр укылды, презентация күрсәтелде. Мансур Гыйләҗев тарафыннан Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Бибинур”  фильмыннан  өзек карадылар. Язучының  китапларыннан төзелгән  күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты.

«Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында” дип язган Аяз Гыйләҗев.

Әдипнең бай иҗаты киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, якты истәлеге халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий