«Ана — һәр нәрсәнең башлангычы «

2015 елның 25 ноябрендә, Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, әниләр көненә багышланган “Ана-һәр нәрсәнең башлангычы” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Кунаклар яшьлек җырларын җырлап, уеннарда катнашып күңел ачтылар.
Килгән кунакларны татар бүлегенең актив укучылары Фәннур Миннекаев һәм Сирена Бикташева матур җырларын җырлап бәйрәм белән котладылар.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий