«Алтын куллы хатын-кызларыбыз»

С. Рафиков исемендәге үзәк китапханәнең татар бүлегендә “Сөмбелә” клубы кысаларында “Алтын куллы хатын-кызларыбыз” дип исемләнгән кичә-конкурс үтте.
“Сөмбелә” клубы әгъзалары Агзамова Фәния, Гизатуллина Асия, Садыкова Халидә, Ахметзянова Җәүһәрия конкурста көчләрен сынаштылар. Конкурсның максаты иң оста пешекчене, кул эшләре остасын, иҗади шәхесне ачыклау иде.
Алып килгән кул эшләренә осталарның күз нурлары, күңел җылысы кушылган. Кешенең мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды.
Алар әзерләгән ризыклар авызда эреп тора иде. Менә шулай безнең хатын-кызларыбыз — кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, булдыклы алар. Үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән чәй өстәле янында бәйләү серләре буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр, алып килгән тәмле ризыкларының рецептлары белән алыштылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий