«Алтын көзгә сәяхәт» күңел ачу чарасы

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Сөмбелә» клубы кысаларында, елның иң матур фасылы – көзгә багышланган «Алтын көзгә сәяхәт» дип исемләнгән чара узды. Татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре кунакларны көз турында кызыклы фактлар белән таныштырды, көз билгеләре, халык гореф-гадәтләре,  «Сөмбелә» бәйрәме турында сөйләде. Барлык катнашучылар кызыклы конкурс биремнәрен бик теләп үтәделәр, «Көз табышмаклары» викторинасында катнаштылар, җырладылар, биеделәр, үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Чара бик күңелле узды һәм традиция буенча чәй эчү белән тәмамланды.

?

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий