«Алтын көз бәйрәме» күңел ачу программасы

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге,  Сөмбелә бәйрәменә багышланган, «Алтын көз бәйрәме» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чарага «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» нең 6 класс укучылары килде. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котладылар,  бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар. Укучылар төрле  конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий