«Алтын көз»

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, көзге уңышка багышланган, “Алтын көз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Чарага Р.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 5 класс укучылары килде.
Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрделәр.
Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий