«Әниләргә рәхмәт юллыйбыз»

27 ноябрь көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк  китапханәдә, «Сөмбелә » клубы кысаларында «Әниләргә рәхмәт юллыйбыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әниләрне котлап «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады. Китапханәчеләр кунакларны котлап, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Бу бәйрәмнең килеп чыгышына һәм башка илләрдә ничек билгеләп үтелүенә тукталдылар. Әниләргә багышлап  шигырьләр , Тәслимә һәм Фәннур Миннекәевләр башкаруында матур җырлар яңгырады.  Кунаклар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар.

Чара өчен оештырылган “Изге җанлы әниләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе  бәйрәм бизәгенә әверелде. Китап- жуналлардан тыш анда укучыларыбызның кул эшләре дә урын алган иде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий