«Иман нуры иңгән иҗат»

20 ноябрь көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үтте.

Очрашуда районыбыз китапханәчеләре, китап укучылар, “Сөмбелә” клубына йөрүче укучылар катнашты.

Гөлсинә Галимуллина «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Карлы миләш тәме», «Ефәк кулъяулык», “Җиләкле тау сере”, “Ай күлгә сыенганда”, “Алтын  ачкыч”  әсәрләре белән укучылар йөрәгенә үтеп кергән шәхес.

Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар – гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш сынауларын зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче затлар. Шушы образлар аша безгә – китап укучыларына, олы тормыш сабаклары бирә. Гөлсинә Галимуллинаның иман нуры иңдерелгән әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый, укучыны әле шатландыра, әле уйланырга мәҗбүр итә.

Кичә барышында, Гөлсинә ханым  әсәрләренең язылу тарихы, геройларының прототиплары турында мавыктыргыч итеп сөйләде, тамашачылар сорауларына җавап бирде.

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры С.М. Батршина, язучыга зур рәхмәтләрен белдерде, теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тәслимә һәм  Фәннур Миннекәевлар, Роза Зотова чыгышлары кичәгә  ямь өстенә ямь өстәде.

Тамашачылар язучы белән якыннан аралашып, автографлы китаплар сатып алдылар.Гөлсинә ханым китапханәгә “Рәхмәт хаты”, истәлекле  бүләкләр тапшырды. Очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий