«Күңелләрегез калсын яшь килеш»

«Күңелләрегез калсын яшь килеш»

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында, Зәй үзәк китапханәсе китапханәләрендә төрле чаралар һәм акцияләр уза.

Шул уңайдан, 9 октябрь көнне үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә, «Сөмбелә» клубы кысаларында, «Күңелләрегез калсын яшь килеш» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәм «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар  котлавы   белән башланып китте. Татар бүлеге китапханәчеләре, өлкәннәрне бу матур бәйрәм белән котладылар, аларга намуслы хезмәтләре, игелекле, зирәк, зур тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булулары өчен рәхмәт белдерделәр.  Бәйрәмгә килгән  кунаклар   кызыклы конкурсларда катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, татар халык  җырларын искә төшерделәр, биеделәр, экспромт – театрда уйнадылар.

Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий