«Спорт-сәламәтлек нигезе»

Кешенең иң зур байлыгы-аның сәламәтлеге. Сәламәт, нык һәм көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү бик файдалы, ә күңелле икән — икеләтә файдалы.

28 август көнне С. Рәфыйков исемендәге китапханә хезмәткәрләре физкультурачылар көненә багышланган «Спорт-сәламәтлек нигезе» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Кунакка “Теремкәй” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар килде.  Китапханәче Галимова В.Ш. балаларга физик культура үсеше, заманча спорт тарихы турында сөйләде. Чара барышында балалар китапханә фондыннан килгән китаплар белән таныштылар, сәламәтлек, режим, чыныгу турында викторина сорауларына җавап бирделәр, спорт турында шигырьләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр. Аннан соң чара күңелле эстафеталар белән дәвам итте, балалар җитезлек, тизлектә көч сынаштылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий