«Әниләргә рәхмәт юллыйбыз» әдәби-музыкаль кичә

24 ноябрь көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк  китапханәдә, «Сөмбелә»  клубы кысаларында «Әниләргә рәхмәт юллыйбыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Китапханәчеләр кунакларны котлап, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Бу бәйрәмнең килеп чыгышына һәм башка илләрдә ничек билгеләп үтелүенә тукталдылар. Әниләргә багышлап  шигырьләр, матур җырлар яңгырады.  Китапханә фойесында урын алган «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә оештырылды, шулай ук бәйрәмгә чакырылган әниләр әлеге бәйрәмгә багышлап ясалган фотозона янында фотога төштеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий