«Әдәби Чаллы» Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар белән әдәби очрашу

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Яр Чаллы язучылары Ф. Сафин, А. Ситдыйкова, З. Минһаҗева, Д. Сибгатуллина белән әдәби очрашу узды. Факил Сафин –  язучы, танылган прозаик, журналист, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш, А. Грибоедов премияләре лауреаты, ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Әлфия Ситдыйкова — шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Язучылар берлегенең А. Грибоедов, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, егерме китап һәм күп  җырлар авторы. Дания Сибгатуллина – ТР мәдәният хезмәткәре, җырчы, мөгәллимә. Зөләйха Минһаҗева — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,   Татарстан Язучылар берлеге, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы,  Вильям Шекспир исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты. Очрашу барышында кунаклар үзләре, иҗатлары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен укыдылар, тормышларыннан кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, иҗади планнары белән уртаклаштылар. Чарада шагыйрьләрнең шигырьләрен «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм китапханәчеләр укыды.  Әдәби очрашуга  китап күргәзмәсе әзерләнде, анда язучыларның китаплары, фәнни-популяр басмалардан, газета һәм журналлардан мәкаләләр урын алды. Кичә  Ф. Гыйниятова һәм Ә. Сөләйманов башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий