“Җан җылысын мин кояштан алдым” әдәби кичә

Районыбызда 27 ноябрдән якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәрис Әгъләмовка багышланган әдәби укулар башланып китте. Аның кысаларында шәһәрнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә, район, авыл китапханәләрендә әдәби укулар үткәрелә, аларда актив китап укучылар үзләренә охшаган шигырьләр, әдәби әсәрләр буенча фикер алышуларда катнаша, авторны тирәнрәк белү өчен сорау-җавап кичәләре оештырыла. Ә яшь буынны әдәби укуларга тарту өчен  мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында Мөдәрис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча бәйге һәм аның әсәрләренә атап ясалган рәсем конкурсы игълан ителде. 8 декабрь көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә   якташыбыз, Мөдәррис Әгъләмовның тормышы һәм иҗатына багышланган “Җан җылысын мин кояштан алдым” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәдә        Зәй муниципаль районы башлыгы Каримов Разиф Галиевич, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, якташыбыз галим Хатип Миңнегулов, әдипнең туганнары,  язучы — шагыйрьләр Малсель Галиев, Ләбиб Лерон, Равил Фәйзуллин, Нәҗибә Сафина, Данил Салихов, Факил Сафин һ.б., катнашты. Килгән кунакларны китапханә директоры С.М. Батршина каршы алды. Ул китапханә, якташларыбыз Г. Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе лауреатлары турында сөйләде. Китапханә фойесында рәсем конкурсында җиңүчеләрнең эшләре урын алды. Шулай ук М. Әгъләмовның һәм килгән каләм әһелләренең  тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган бай күргәзмә оештырылган иде. Кичә барышында килгән кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар. Шигырь уку һәм рәсем ясау бәйгеләренә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде, Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләре яңгырады. Чара Людмила Гатауллина башкарундагы җырлар белән үрелеп барды. Татар шигъриятенә үзеннән бай мирас калдырган Мөдәррис Әгъләмовның якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр.

 

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий