Әдәби фантазия «Яңа ел серләре»

Барыбыз да яраткан ,көтеп алган иң күңелле, тылсымлы бәйрәмнәрдән булып саналаган Яңа ел якынлаша. Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге 3 меңьеллыкка — Месопотамиягә барып тоташа. Вавилон халкыннан иудейлар, аннары греклар аша бу вакыйга Көнбатыш Европага кадәр килеп җитә. Аннары инде Җир шарының башка илләренә тарала.

Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.

          18 декабрьдә С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең «Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» нең 7 нче сыйныф укучылары өчен “Яңа ел серләре” дип исемләнгән чара үткәрде.  Очрашуда әлеге тылсымлы бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, нәрсәләр бүләк итәргә ярый-ярамый, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар әйтелде. Төрле биремнәрдән торган уеннар һәм видеопризентация  укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Шулай ук алар өчен китап күргәзмәсе оештырылган иде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий