“Һәр гамәлдән ямь табып”

27 май — Китапханәләр көне уңаеннан Зәй Үзәк китапханәсе ачык ишекләр көне үткәрде. Китапханәгә килгән кунакларга экскурсия үткәрелде, китапханәчеләрнең кул эшләреннән төзелгән күргәзмә тәкъдим ителде. Кунаклар бик теләп “теләкләр тәхете” һәм “Театраль библиолото” уеннарында катнаштылар.

Татр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең укучыларына,  бүлекнең актив укучысы Агзамова Фәния Хайдаровнаның, “Һәр гамәлдән ямь табып” дип исемләнгән бенефис кичәсен тәкъдим итте. Фәния Хайдаровна гомер буе мәгариф өлкәсендә хезмәт куя ,  китап аның юлдашчысы, киңәшчесе була. Хәзерге көндә дә Фәния апа әдәбиятка, мәдәниятка  гашыйк кеше, китапхаәдә бер генә кичә дә аннан башка үтми. Аның язмалары дами рәвештә “Зәй офыклары” район газетасында басылып тора.

Кичә барышында Фәния Хайдаровна үзенең тормышы турындагы хәтирәләр белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде, үзе язган шигырьләрне укыды, яраткан китаплары турында сөйләде.

Кичә Ф. Минекаев, Т. Гәрәева башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий