“Җырга әйләнгән исем” музыкаль-шигъри кичә

“Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып. Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык”, — дигән Муса  Җәлил. Быел  бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтә. Шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә дә бөек шагыйрьнең 115 еллыгына багышланган “Җырга әйләнгән исем” дигән музыкаль-шигъри кичә узды. Бирегә “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”нең 6 “а” сыйныф  укучылары чакырылган иде. Барлык халыкларның сөекле улы булган Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Кичәдә М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълумат бирелде. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган “Җырларым” җырын тыңладылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Өзелгән җыр эзеннән”  китап күргәзмәсе, видеопрезентация һәм видеороликлар укучыларда зур кызыксыну уятты.

 

 

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий