“Җиңү язы йөрәкләрдә”

Барлык бәйрәмнәр дә бертөрле була алмый. Кайбер бәйрәмнәрне елмаеп-көлеп түгел, күз яшьләре белән искә алалар. Бөек Җиңү көне дә әнә шундый бәйрәмнәрнең берсе.

8 май көнне С.Рәфыйков исемендәне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубына йөрүчеләр өчен “Җиңү язы йөрәкләрдә”

дип аталаган әдәби музыкаль кичә узды. Чарада сугыш вакытындагы авырлыклар, ачлык, ятимлек хакында тетрәндергеч истәлекләр укылды. А.Гыйззәтуллина, Җ.Әхмәтҗанова, Ф.Әгъзамова сугышта катнашкан әтиләре турында сөйләп, истәлекләрне хәтердә яңарттылар.

“Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче А.Әхмәтҗанова С.Шакирның “Бабамның медальләре”, Р.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 1 нче сыйныф укучысы А.Әхмәтҗанов Йолдызның “Батыр булам” шигырен укыды.

Кичәдә шулай ук сугыш тематикасына багышланган презентация күрсәтелде. Фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре тыңланды. Һәм күмәкләшеп сугыш турында җырларланды.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий