«Халкымның күңел җәүһәрләре»

Зәй үзәк китапханәсенең татар бүлегендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан «Халкымның күңел җәүһәрләре» дип исемләнгән чара үтте. Кичәгә 9 нчы мәктәп укучылары чакырылды.

Китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды.

Укучылар “Сак-Сок” бәете “Таһир белән Зөһрә” дастанын тыңлап үттеләр. “Өч кыз”, “Төлке белән каз” мультфильмнарын карадылар.

Добавить комментарий