Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек язучы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә, китапханәләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. 24 апрель көнне «Р. Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»нең 8 сыйныф укучылары катнашында Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълумат алдылар. Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен рольләргә бүлеп укыдылар, Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар. Чара ахырында балалар бик теләп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.