» Шөкер итәм бүгенгегә, үкенмимен үткәнгә «

26 февраль көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә,  шагыйрь, танылган җырлар авторы  Никифор Тукмачев белән очрашу кичәсе узды.

« Шөкер итәм бүгенгегә, үкенмимен үткәнгә » дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә, автор үзенең шигырьләрен укыды, тормыш, иҗат, хезмәт юлларының истәлекләре белән уртаклашты. Килгән кунаклар Никифор Тукмачевның иҗатына карата фикерләре белән уртаклаштылар, Фәния Агзамова, Халидә Садыкова, аңа багышланган шигырьләрен укып үттеләр.

Кичә  “Җиләк” ансамбле һәм Тәслимә Гараева башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.

Добавить комментарий