«Озын гомерле шагыйрь».

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә сугышчы һәм  шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара узды. Чарага шәһәребезнең Р.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 6 сыйныф укучылары чакырылды. Кичәдә алар өчен шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация тәкъдим ителде.Ф.Кәрим турында спектакльдән өзек күрсәтелде. Укучылар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыдылар.Чараның максаты-  укучыларга шагыйрь Ф.Кәримнең  иҗаты һәм биографиясе турында өстәмә мәгълумат бирү иде.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар,китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Добавить комментарий