Конкурсно -развлекательные игры «Кышкы уеннар»

Нинди генә һава торышы булмасын,  саф һавада булу балалар өчен бик файдалы.  Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар, уен ярдәмендә каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, аларда шулай ук кәеф күтәренкелеге тотрыклана, җитезлек, кыюлык сыйфатлары ныгый, танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кышкы уеннар балалар өчен аеруча да кызыклы. 8 гыйнварда Үзәк китапханә хезмәткәрләре каникулдагы балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итү максатыннан  «Кышкы уеннар» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрде. Төрле бәйгеләрдә, «Кар тавы» , «Музыкаль эшләпә»,   «Чыршы бизәү» ,  кебек уеннарда балалар бик теләп катнашты. Кыш турында мәкальләр әйтелде, табышмакларга җаваплар бирделәр . Балалар чарадан бик канәгать калдылар.

Добавить комментарий