26 сентябрь көнне Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә Зәй үзәк китапханәсе китап укучылары һәм китапханәчеләре актив катнашты. Бу акция 36 кеше катнашында ике мәйданчыкта – уку зылында һәм сәнгать бүлегендә үтте. Акциянең — максаты татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды.