“Китап белән гасырлар аша”

Агымдагы елда Татарстан китап нәшрияты үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан  ел дәвамында китапханәләребездә танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар, әдәби фестивальләр, конкурслар  уздырыла. Үзәк балалар китапханәсендә “Минем яраткан китабым” дигән рәсем бәйгесе игълан ителде. Кече һәм урта яшьтәге һәрбер бала бу бәйгедә катнаша ала. Бәйгенең нәтиҗәләре сентябрь азагында ясалачак. Хәзерге вакытта балалар уку залында Татарстан китап нәшриятының 100 еллык юбилеена багышланган “Китап белән гасырлар аша” китап кургәзмәсе эшли. Күргәзмә янында әти — әниләр һәм балалар белән даими рәвештә әңгәмәләр, китап күзәтүләр уздырыла.

About детская библиотека

View all posts by детская библиотека →

Добавить комментарий