«Көз бизәкләре» күңел ачу чарасы

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге,  Сөмбелә бәйрәменә багышланган, «Көз бизәкләре» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котладылар,  бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар. Укучылар төрле  конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чарага «Алтын көзгә сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда көзгә багышланган китаплар һәм әлеге фасылга багышланган  шигырьләр тәкъдим ителде. Көз бәйрәме бик күңелле үтте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий