«Күңелле каникуллар » күңел ачу программасы

Җәйге каникул вакытында, үзәк  китапханәдә , балалар тавышы бер генә минутка да тынмый . Укучыларның ялларын  кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан,  китапханәчеләр һәр көнне  диярлек төрле кызыклы , мавыктыргыч чаралар үткәрәләр. 21 июнь көнне С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» нең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен «Күңелле каникуллар» дип исемләнгән күңел ачу программасы узды. Чарада балалар  «Табышмак әйтәм, җавабын тап », «Зинһар өчен», «Серле утраучык»,  «Кулга-кул тотыныйк », «Музыкаль урындык»  кебек уеннарда актив катнашты. Прграмма ахырында китапханәчеләр укучыларга җәйге каникуллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклек турында да искәрттеләр.

Добавить комментарий