«Иҗади дәрткә, сәяси дәрманга ия шәхес»

18 сентябрь көнне Зәйдә татар язучысы, Татарстанның халык шагыйре, драматург, күренекле дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы,  “Кем ул кем” энциклопедиясендә биографиясе басылып, дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән, республика күләмендә үтә торган “Ел китабы” бәйгесенә нигез салучы, 1986 елдан бирле үткәрелә торган бу бәйгедә катнашып, 12 тапкыр җиңүче дип табылган Разил Исмәгыйль улы Вәлиев кунакта булды. Иң элек олпат шагыйрь үзәк һәм балалар китапханәләре белән танышты, китапханәчеләр белән әңгәмә корды, аннан соң  аның иҗатына багышланган чарада катнашты. Очрашуга китапханәчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, төрле профессия вәкилләре, әдәбият сөючеләр килгәннәр иде. Чараны Зәй муниципаль район Башлыгы  Разиф Галиевич Каримов ачып җибәрде, кунагыбызга чәчәкләр һәм рәхмәт хаты  тапшырды. Чарада Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды, үзәк китапханә хезмәткәрләре, әдипнең иҗатын яктырткан китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Шагыйрьнең иҗатын үз иткән Зәй халкы үзен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Кичә бик эчтәлекле, җанлы һәм ихлас булды.  

Добавить комментарий