Агымдагы ел районыбызда “Сәламәтлек саклау” елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан, Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге китапханәчеләре “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен саф һавада “Сәламәтлек – зур байлык” дип исемләнгән чара үткәрде.
Очрашуда балалар сәламәтлек өчен физик яктан актив булырга, саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә, дөрес тукланырга, көн режимын үтәргә кирәклеген белделәр, шулай ук иртәнге гимнастика ни дәрәҗәдә файдалы булуын, чыныгу һәм физик культура кеше сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итүен ачыкладылар. Мәкальләр, сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.