Сабын ясау эстетик карашны, алгоритмның төгәл башкарылуын, пөхтәлекне генә үстереп калмыйча, матур һәм кирәкле бүләкләрне үз куллары белән ясау өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Үзен, туганнарын һәм дусларын сөендерү мөмкинлеге. С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә сабын ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста катнашучылар сабын кайнату өчен материаллар белән таныштылар, сабын ясау серләренә төшенделәр. Төрле хуш исләр һәм буяулар кулланып тәҗрибә ясап карадылар. Тәҗрибәле оста Л. Гайсина сабын ясау серләре белән уртаклашты һәм киңәшләрен бирде. Мастер-класс танып белү генә түгел, иҗади вакыйгага да әверелде, һәм укучыларның күңеленә хуш килде.