«Безнең көч — бердәмлектә» танып белү сәгате

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан, С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Безнең көч — бердәмлектә»  дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Китапханәчеләр  укучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Чара барышында балалар, дуслык, бердәмлек турында мәкальләр, әкиятләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий