“Мин яратам сине, тормыш!” очрашу кичәсе

Шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә туган  ягыбызның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән талантлы якташларыбыз белән   очрашулар даими  оештырыла. 23 октябрьдә “Мин яратам сине, тормыш!” дип исемләнгән очрашу  гаҗәеп тә талантлы, алтын куллы, матур күңел һәм моңлы йөрәк иясе, шигырьләре район газеталарында даими басылучы, социаль челтәрләрдә үзенең иҗат җимешләре белән уртаклашучы Разия Рамазанова белән узды. Очрашу барышында Разия апа кул эшләнмәләре турында сөйләде, тамашачыларга матур шигырьләрен бүләк итте, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Һәм инде, әлбәттә, кичәгә килүчеләрне үзенең моңлы җырлары белән сөендерде. Шәһәр мәдәният йорты директоры Ф. Миннекәев Разия Тәүҗиповна турында матур фикерләрен җиткерде һәм җырлар яңгыратты.  Очрашу бик тә җылы мөгамәләдә, бер сулышта узды. Шулай ук чарага Р. Рамазанованың кул эшләреннән ясалган күргәзмә әзерләнде.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий