18 сентябрь көнне С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Әдәбият. Мәдәният. Илһамият» проекты кысаларында, «Әй син, гомер» һәм «Балачак иле» китаплары авторы язучы Фирдәүсә Бикмәтова белән очрашу узды. Фирдәүсә Бикмәтова Зәй районы Карман авылында туып-үсә. Мәктәп елларында ук иҗатка тартыла. Бигеш урта мәктәбеннән соң Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлый. Чаллы телерадиокомпаниясендә, соңрак «Другая сторона» газетасы редакциясендә эшли. Төрле елларда төрле урыннарда җаваплы вазыйфалар башкара. Һәм һәркайда үзен тынгысыз, эзләнүчән, иҗади җитәкче итеп таныта. Шигырьләрендә исә ул — хисле, ихлас, тәвәккәл. Туган тел, туган җир кадере, яшьлекне сагыну, яшәү мәгънәсе турындагы лирик-фәлсәфи шигырьләре шәхси кичерешләр белән баеп, тәэсир көчен тагын да көчәйтә. Очрашу барышында язучы үзе һәм иҗаты турында сөйләде, шактый ук четрекле сорауларга җавап бирде, шигырьләрен укыды, яраткан җырларын башкарды. Язучының балалар өчен язылган шигырьләрен мәктәп укучылары сөйләде, проза әсәрләреннән өзекләрне китап укучыларыбыз укыды. Очрашуда язучының туганнары, сыйныфташлары катнашты. Кичә матур җырлар белән үрелеп барды, тамашачылар алдында Әмир Сөләйманов, Флүрә Гыйниятова чыгыш ясады.