30 август Татарстан Республикасы көне. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт — болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә. 21 август көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Ишегалды лагере» балалары өчен, «Татарстан — минем Республикам» дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрде. Китапханәчеләр балаларга Республикабызның төп символлары булган флаг, герб турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар Ватан турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, дуслык турындагы җырларны тыңладылар, республикабыз халыкларының төрле уеннарын уйнадылар. Соңыннан балалар «Туган җирем минем — Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә урнашкан китаплар белән таныштылар.