“Күңелле каникуллар” күңел ачу — уен программасы

14 июньдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә “Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” нең мәктәп яны лагеры балалары өчен “Күңелле каникуллар” дип исемләнгән күңел ачу — уен программасы  узды. Бу матур кояшлы көнне чарага килгән балалар төрле  бәйгеләрдә,  интеллектуаль һәм спорт уеннарында бик теләп  катнаштылар. Уен программасы күңелле, мавыктыргыч һәм кызыклы иде. Уеннар барышында балалар үзләренең төрле яктан  әзерлекле булуларын күрсәттеләр.  Чарага килгән барлык катнашучылар да көн дәвамына җитәрлек   яхшы күтәренке кәеф белән таралдылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий