27 нче март – Бөтендөнья Театр көне

Ел саен 27 нче мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Cөббух Рәфыйков исемендәге үзәк  китапханәнең татар бүлеге әлеге датага багышланган  “Театр яктылыкка,  нурга илтә…” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган Театр сәнгате – кабатланмас могҗиза. Бары ул гына «монда, хәзер», тамашачылар алдында иҗат ителә. Кеше хәтере төрле чорлар театрларының бөеклеген хәтерли.

Безнең Республикабызда театр сәнгате тарихның барлык этапларын да, күтәрелешләрне һәм баш әйләндергеч уңышларны да, онытылуларны да узып формалашты. Театр ни өчен һәм ничек «бөек» һәм «күренекле»гә әверелә, кемнәр аны бөтен дөньяга таныта? Бу һәм башка бик күп сорауларга җавапны сез татар бүлеге тәкъдим иткән күргәзмәдәге китаплар, альбомнар һәм мемуарлардан таба алачаксыз.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий