Үзәк китапханәнең татар бүлегендә герой –шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Өзелгән җыр эзеннән” дип аталган әдәби белешмә сәгате үтте.
Кичәгә 7 мәктәпнең 5-6 класс укучылары чакырылган иде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучы Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты белән таныштырып үттеләр.
“Моабит дәфтәрләре” фильмыннан һәм ”Атынчәч”операсыннан өзекләр күрсәтелде.