«Язмышларга буйсынмас җан”

7 февраль көнне, “Китапта кунакта” яшьүсмерләр клубы кысаларында, С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, олуг әдип, Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган әдәби кичә үтте.
Китапханә хезмәткәрләре, укучыларны, аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес – Фәнис Яруллинның трмышы, иҗаты белән таныштырдылар. Кичәдә, ул язган әсәрләр искә төшерелде: шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр укылды, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды.
Үзе исән вакытта төшерелгән видеоязма күрсәтелде, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үтте.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий