Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 8 март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар матур хатын-кызлар белән… » дип исемләнгән кичә үтте. Кичәгә «Сөмбелә» клубы әгъзалары һәм татар әдәбияты бүлегенең актив укучылары чакырылган иде. Татар бүлеге китапханәчеләре килгән кунакларны яз бәйрәме белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Чара барышында сөмбеләлеләр төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә җыр- моңнар белән үрелеп барды. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Киләчәк ямьле яз көннәре, елмаеп баккан кояшның матурлыгына, табигатьнең самимилегенә өстәп, күңелләргә шатлык, һәрбер өйгә иминлек, иң мөхиме дөньяга тынычлык алып килсә иде. Кичәдән һәркем шундый изге уйлар белән таралды.
«Язлар матур хатын-кызлар белән… » 8 март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә
