“Яңа елда бергә булыйк” очрашу

22 январь көнне, С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Яңа елда бергә булыйк” дип исемләнгән чара үтте. Бирегә “Сөмбелә” клубының иң актив китап укучылар җыелды. 2024 елга йомгак ясалды, 2025 елга бурычлар билгеләнде. Мәгълүм булганча 2025 ел районыбызда Хәтер һәм дан елы, Татарстанда һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы. Сөмбеләлеләр агымдагы елда узачак чаралар буенча фикер алыштылар, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Шулай ук татар бүлегенең уку залына килүче яңа газета- журналлар белән дә таныштылар.

About Татарский Отдел

View all posts by Татарский Отдел →

Добавить комментарий